news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканал өчен исем сайлады

Әлмәтлеләрнең күбесе «ЮВТ-24» исемен тәкъдим итте.

Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканал өчен исем сайлады
«Альметьевск 24»

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр Әлмәттә булачак яңа телеканал өчен исем сайлады. Төрле социаль челтәрләрдә актив фикер алышу булды. 

«Әлмәт ТВ» хәбәр итүенчә, тавыш бирү өчен төрле исемнәр тәкъдим ителгән. Алар арасында «Регион-Татарстан», «Холмы ТВ», «Тат-Көньяк ТВ», «Нефтянка ТВ», «ЮВТ-24» бар. Әлмәтлеләрнең күбесе соңгы вариантны сайлаган.

«Регион-Татарстан» һәм «Тат-Көньяк ТВ» кебек исемнәр дә күп тавыш җыйган.

Комментарийларда татарстанлылар үзләре дә «Салават күпере», «ЮВ-ТВ», «Нефтьче ТВ», «ЮВТ 16» яки «116» дигән үз исемнәрен дә тәкъдим иткән.

Элегрәк «Татар-информ» яңа телеканалның Татарстанның көньяк-көнчыгышында эшли башлаячагы турында хәбәр иткән иде. Аны «Татмедиа» АҖ быел март аенда башлап җибәрергә планлаштыра. Телеканал «Татарстан-24» каналының челтәр партнеры буларак эшләячәк.

Якын арада алып баручы һәм журналистларга кастинг үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100