news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның көньяк-көнчыгышында «Татмедиа» яңа телеканал эшләтеп җибәрәчәк

Яңа телеканалның исеме һәм логотибын республика халкы үзләре уйлап табачак.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның көньяк-көнчыгышына эшләячәк яңа телеканал эшчәнлеген «Татмедиа» АҖ 2021 елның мартында башлап җибәрергә планлаштыра.

Яңа телеканал «Татарстан-24» каналының челтәр партнеры буларак эшләячәк, дип хәбәр итте медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков.

«Безнең Чаллыда „Чаллы-ТВ“ һәм Түбән Камада „НТР“ зур телеканалларыбыз бар, алар бик уңышлы эшли. Шуңа күрә Әлмәттә урнашкан телеканалны көчәйтү идеясе туды. „Татнефть“ ярдәме белән Әлмәт тирәсендә Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакайны үз эченә алган зур агломерация формалаша. Бу районнарда яшәүче кешеләр Әлмәт белән бәйле. Шуңа күрә без Әлмәттә Татарстанның көньяк-көнчыгышында эшли торган телекомпания булдырырга планлаштырабыз», - диде Садыйков.

«Татмедиа» АҖ җитәкчесе искәрткәнчә, җирле телекомпания булдыру аудиторияне колачлау һәм реклама бюджетларын формалаштыру ягыннан медиахолдинг өчен отышлы.

«Хәзер аудиториядән сораштыру бара, без көньяк-көнчыгышта яшәүчеләргә нинди яңалыклар, телепрограммалар кирәклеген, аларны барыннан да бигрәк нинди темалар борчыганын өйрәнәбез. Киләчәктә без телекомпаниянең иң яхшы исеменә, иң яхшы логотипка конкурс, алып баручыларга, журналистларга кастинг игълан итәчәкбез. Бу Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрендәге телестудияләрне берләштерә торган компания булачак. Шул ук вакытта телекомпания „Татарстан-24“ проектына да кертеләчәк», — дип аңлатты генераль директор.

Хәзер нефть башкаласында «Татмедиа» АҖ филиалы булган «Әлмәт ТВ» телеканалы эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100