Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Садыйков төбәкләрдәге редакцияләргә: Сыйфатлы аудитория — сезнең байлыгыгыз
«Татмедиа» АҖ генераль директоры төбәкләрдәге татар матбугаты чараларын Инстаграмда аккаунтларны үстерергә чакырды.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бүген Россия төбәкләрендәге татар матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда сыйфатлы аудитория җыярга киңәш бирде. «Сыйфатлы аудитория җыя алсагыз, ул сезнең байлыгыгыз булачак», — диде ул.
Шамил Садыйков Инстаграм аккаунтларын үстерергә өндәде. «Без бергә» кушымтасының мәгълүмат әзерли торган бүлеге Инстаграм өчен махсус мәгълүмат әзерләячәген әйтте.
«Инстаграм ул — акча эшләү, аудитория җыю, тәэсир итү коралы. Сез хакимият өчен дә, җирле җәмгыять оешмалары өчен дә кирәк булачаксыз. Бер ун еллап газеталар әле булыр, ләкин алга таба ун ел эчендә татар җәмәгатьчелеге белән яңача эшләүгә әзерлек кирәк», — диде ул.
Шамил Садыйков Татарстан кешеләренең 80 проценты Интернет куллануын, 60 проценты социаль челтәрләрдә теркәлгәнен искәртте. «Бүгенге көндә Инстаграм — иң актив үсә торган, беренче номерлы сервер. Безең өчен бу — бик мөһим эш. Без сезгә төрле яклап булышырга риза: методика, эшләү алымнары белән дә. Җирле татарларны махсус рәвештә җыярга кирәк. Газетларга QR-кодлар куярга һәм шушы аудиторияне инстаграмда җыярга була», — диде ул.
Галерея: Төбәкләрдә татар телендәге матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашу
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Zoom кушымтасында онлайн очрашулар уздыру мөмкинлеген дә искәртте.
«Татар-информ» агентлыгы шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева семинарда Инстаграмда эшләү, язылучыларны арттыру нигезләрен өйрәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз