news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев төбәкләрдәге редакцияләрне җанисәп алдыннан эшне көчәйтергә өнди

«Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе социаль челтәрләрдә эшне активлаштырырга кирәклеген әйтте.

Айдар Сәлимгәрәев төбәкләрдәге редакцияләрне җанисәп алдыннан эшне көчәйтергә өнди
Рамил Гали

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев төбәкләрдәге матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда Россиядә халык санын алу алдыннан эшчәнлекне көчәйтергә өндәде. 

Ул социаль челтәрләрдә эшне активлаштырырга киңәш итте. «Коронавируска карамастан, эшне көчәйтү, яңа ысуллар эзләү, халык белән яңача эшләү, милләттәшләребезне үзебезгә тарту мөһим. Һәркем кирәк. Сан алу зур эш. Регионнарда татарлар күбрәк булса, сезгә дә җиңелрәк булачак», — диде Айдар Сәлимгәрәев. 

Очрашуда ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлек билгеләре тапшырылды. Берничә редакция «Татмедиа» агентлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков республика бюджеты хисабына алынган ноутбукларны тапшырды.

Шулай ук биредә «Без — бергә» проекты редакцияләре белән шартнамәләргә имза куелды. 



Галерея: Төбәкләрдә татар телендәге матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашу
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100