news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан егете «акыллы» киемнәр уйлап чыгарган

Ул, шулай ук, энергетика өлкәсендәге проектлар һәм бронекостюм уйлап табу өстендә эшли.

Казан егете «акыллы» киемнәр уйлап чыгарган

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Кешегә салкын булганда «акыллы» костюм автомат рәвештә җылыта алачак. Бу хакта «Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестиваленә багышланган матбугат очрашуында Казан мейкеры Бекзод Бурибаев сөйләде.

«Россиядә һава торышы салкын булганын барыбыз да белә. Бездә кояш сирәк чыга. Кешене автомат рәвештә җылытырга сәләтле булган костюм уйлап табу идеясе туды. Бу — киләчәкнең интеллектуаль киеме», — диде ул.

Бекзод Бурибаев инновацион проектлар белән 8 яшьтән шөгыльләнә. «Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивалендә өченче тапкыр катнаша. Яшь мейкер шулай ук энергетика өлкәсендәге проектлар һәм бронекостюм уйлап табу өстендә эшли.

Алданрак Татарстанда 20-22 ноябрь көннәрендә онлайн форматта «Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивале узачагы турында хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100