news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда идеяләр һәм технологияләр фестивале онлайн форматта узачак

Быел «Rukami» фестивале Россиянең 15 төбәгендә үткәрелә.

Татарстанда идеяләр һәм технологияләр фестивале онлайн форматта узачак
Солтан Исхаков

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел «Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивале Татарстанның Талантлар Университеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән 20-22 ноябрьдә онлайн форматта узачак. Анда мейкер проектлары, ягъни яңа инновацион проектлар, шулай ук балалар һәм яшьләрнең техник иҗатының иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә чараны оештыручылар хәбәр итте.

«Быел фестиваль онлайн уза. Бу, әлбәттә, әзерлек өчен күбрәк вакыт таләп итте. Без Татарстанда яшәүче һәр кешенең катнашуын телибез», — диде Талантлар Университеты башкарма диреткоры Айдар Акмалов.

Проектны Россия венчур компаниясе командасы һәм милли технологик инициатива проектларына ярдәм фонды гамәлгә ашыра. Чараның максаты — балалар һәм яшьләрнең техник иҗатының иң яхшы тәҗрибәләрен һәм проектларын ачыклап, кешеләргә күрсәтү.

«Татарстанда фестивальне без быел икенче тапкыр уздырабыз. Монда Казаннан гына түгел, ә төрле шәһәр һәм авыллардан да күпләп катнашалар», — дип фикере белән уртаклашты Милли технологик инициатива проектлары фондының төбәкләр белән эшләү буенча менеджеры Татьяна Играёва.

Быел «Rukami» фестивале Россиянең 15 төбәгендә үткәрелә, 8 төбәктә чараны уздырганнар инде. Узган ел төбәк фестивальләрендә 10 шәһәр, ел әйләнәсе 60 мең кеше катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100