news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә эшләми торган көннәр кертү турындагы карарны иртәгә кабул итәчәкләр

Коронавирус таралу фонында сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш арта бара һәм бу очракта алданрак карап эш итәргә кирәк, дип искәртте РФ Хөкүмәте башлыгы.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертү турындагы карар иртәгә, 20 октябрьдә, РФ Президенты Владимир Путинның ил Хөкүмәте әгъзалары белән булган киңәшмәсендә кабул ителәчәк.

Коронавируска каршы көрәш буенча координацион совет президиумы утырышында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин үзенең урынбасары - вице-премьер Татьяна Голиковага «әйтелгән барлык тәкъдимнәрне дә гомумиләштерергә һәм иртәгә Президент һәм Хөкүмәт киңәшмәсендә хәбәр итәргә» тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТАСС.

Коронавирус таралу фонында сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш арта бара һәм бу очракта алданрак карап эш итәргә кирәк, дип искәртте РФ Хөкүмәте башлыгы.

Элегрәк «Татар-информ» Михаил Мишустин Татьяна Голикованың коронавирус белән хәл начарлану сәбәпле, бөтен Россия буенча 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертү инициативасын хуплаганын хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта вице-премьер илнең кайбер төбәкләрендә 23 октябрьдән үк эшләми торган көннәр кертергә тәкъдим итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100