news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан итү тәкъдимен хуплады

Федераль Министрлар Кабинеты башлыгы урынбасары Андрей Белоусовтан һәм РФ Икътисад үсеш министры Максим Решетниковтан эшләми торган көннәр турындагы карарлар фонында бизнеска ярдәм итү турында тәкъдимнәр әзерләүләрен сорады.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән хәл начарлану сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бөтен Россия буенча эшләми торган көннәр кертү инициативасын хуплады. Бүген коронавируска каршы көрәш буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумында вице-премьер Татьяна Голикова шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

Федераль Министрлар Кабинеты башлыгы үз урынбасары Андрей Белоусовтан һәм РФ Икътисад үсеш министры Максим Решетниковтан эшләми торган көннәр турындагы карарлар фонында бизнеска ярдәм итү турында тәкъдимнәр әзерләүләрен сорады, дип хәбәр итә «Российская газета».

Исегезгә төшерәбез, Татьяна Голикова шулай ук илнең кайбер төбәкләрендә 23 октябрьдән үк эшләми торган көннәр кертергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100