Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әдәбият галиме Фәрит Хатыйповны соңгы юлга бүген озаталар
Мәрхүм белән хушлашу бүген көндезге бердә була.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Озакка сузылган авырудан соң 90 яшендә вафат булган татар әдәбияты галиме Фәрит Хатыйповны соңгы юлга бүген үз фатирыннан озатачаклар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр итте.
«Мәрхүм белән хушлашу бүген, 19 июль көнне, 13.00 сәгатьтә Ноксинский спуск урамындагы 7 йорттагы, 24 фатирда булачак», — диде ул.
Рәмис Аймәт мәрхүмнең соңгы көннәрен кызы тәрбиясендә уздыруын әйтте. «Фәрит абый соңгы 4 елда кызы фатирында яшәде, соңгы юлга да шушы фатирдан озатылачак», — диде ул.
Фәрит Хатыйпов – Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1999), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000). 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов 1930 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Фәрит Хатыйпов урта белем бирү мәктәпләре өчен әдәбияттан программалар, дәреслек-хрестоматияләр төзүдә, агымдагы әдәби хәрәкәтнең төрле проблемаларына, татар музыкасы һәм мәгарифе мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр язып, көндәлек матбугатта даими басылып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз