news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәбият галиме Фәрит Хатыйпов вафат

Быел гыйнварда аның 90 яшьлек юбилее булган иде.

Әдәбият галиме Фәрит Хатыйпов вафат
Татарстан Язучылар берлеге

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов вафат булган. Бу турыда Татарстан Язучылар берлегенең социаль челтәрдәге аккаунтларында хәбәр ителә.

«Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов вафат. 2020 елның гыйнварында аңа 90 яшь тулган иде. Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын», диелә Татарстан Язучылар берлеге хәбәрендә.

Галимә Миләүшә Хабетдинова да Фәрит Хатыйпов вафат булуын социаль челтәрләрдә язды. Аңа бу турыда мәрхүмнең кызы әйткән. «Бүген озаталар. Ноксинский спуск урамында 7 йорт янында. Вакыты билгеле түгел», — дип яза Миләүшә Хабетдинова.

Соңрак галимне бүген җирләүләре турында билгеле булды.

Фәрит Хатыйпов – Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1999), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000). 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов 1930 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Фәрит Хатыйпов урта белем бирү мәктәпләре өчен әдәбияттан программалар, дәреслек-хрестоматияләр төзүдә, агымдагы әдәби хәрәкәтнең төрле проблемаларына, татар музыкасы һәм мәгарифе мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр язып, көндәлек матбугатта даими басылып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100