news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы, публицист Рәфикъ Юныс белән хушлашу «Татмедиа» бинасында узачак

Рәфикъ Юныска 77 яшь иде.

Язучы, публицист Рәфикъ Юныс белән хушлашу «Татмедиа» бинасында узачак

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ). «Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары, язучы, шагыйрь, милли хәрәкәт активисты Рәфикъ Юныс белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 гыйнварда, 10.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт), «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексы фойесында булачак.

Рәфыйк Юныска 77 яшь иде. Мәрхүм туган авылында — Арча районының Кәче авылында җирләнәчәк, диде журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Рәфикъ Юныс улы Юнысов 1943 елның 1 мартында Арча районы Кәче авылында туган. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган. «Татарстан яшьләр», Идел» журналында эшли, 2005 елдан — «Казан утлары» журналында, соңгы елларда баш мөхәррир урынбасары.

Гаяз Исхакый премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Биш китап авторы — «Вакыт чылбыры» (шигырьләр), «Җирдә яшим» (шигырьләр), «Учтагы песнәк» (шигырьләр, поэма), «Сүнгән яшен» (шигырьләр, шигъри хикәя), «Син һәм мин» (шигырьләр), «Татарстан референдумы» (тарихи хроника).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100