news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә беренче тапкыр игезәкләр арасында милләтара бәйге узган

Бәйгедә катнашучылар арасында бер үк эштә хезмәт куючы игезәкләрнең булуы һәм Ульяновскиның аерым авылларында игезәкләрнең күпләп тууы ачыкланган.

Ульяновск өлкәсендә беренче тапкыр игезәкләр арасында милләтара бәйге узган
Рәмис Сафин

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновскида шәһәр һәм өлкә районнарында гомер итүче игезәкләр арасында «Игезәкләр» дигән фестиваль-конкурс оештырылган. Төрле милләт вәкилләре арасында игълан ителгән әлеге чарада 36 игезәк катнашкан һәм шуларның тугызы финалга чыгып, иҗади сәләтләрен күрсәткән. Бу хакта «Татар-информ»га Ульяновск өлкә Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин хәбәр итте.

«Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән иде, шулай да, яшьләр күбрәк теләктәшлек белдерде. Араларында төрле һөнәр ияләре бар. Игезәкләрнең күпчелеге бер үк тармакта эшли — икесе дә тәрбияче, шәфкать туташы, спорт өлкәсендә хезмәт куя. Шунысы да игътибарга лаек: игезәкнең берсе авырса, икенчесе дә авырып китә икән. Тарихны да өйрәндем, Ульяновскиның аерым авылларында күпләп туучы игезәкләр бар», — диде ул.

Рәмис Сафин конкурсны үткәрү идеясенең 2020 елның саннарына бәйле булуын әйтте. «Моннан тыш, гаиләмнең нәселендә дә игезәкләр күп: әтием һәм апамның игезәкләре бар. Бәйгедә катнашучыларны жюри әгъзалары бию һәм шигырь сөйләү кебек иҗади номерларыннан чыгып бәя бирде. Соңыннан игезәкләрнең фотоларыннан торган күргәзмә дә ачылды», — диде рәис. 

Аның сүзләренчә, җиңүчеләргә кубок, акчалата премия, китаплар һәм диплом бирелгән. «Әлеге фестиваль-конкурс Ульяновск губернаторы Сергей Морозов биргән акчага узды. Төп оештыручылар: Ульяновск татар мәдәният үзәге һәм өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе», — диде Рәмис Сафин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100