news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Урмай авылында Фәрит Гыйбатдинов исемендәге урам барлыкка киләчәк

Чувашия Республикасының Комсомол район үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбенә дә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү планлаштырыла.

Чувашиянең Урмай авылында Фәрит Гыйбатдинов исемендәге урам барлыкка киләчәк
Салават Камалетдинов

(Чувашия, 17 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдиновның туган авылы Урмайда аның исемендәге урам барлыкка киләчәк. Бу турыда Фәрит Гыйбатдиновка мемориаль такта ачу тантанасында Чувашия Республикасының Урмай авылы җитәкчесе Минзәит Зәйнуллин әйтте.

«Безнең авыл зур, яңа урамнар да барлыкка килә. Яңа урамга Фәрит Гыйбатдинов исемен бирәчәкбез. Карар кабул ителгән инде», — диде ул.

Минзәит Зәйнуллин сүзләренчә, Фәрит Гыйбатдинов үз тормышын авыл халкына, Чувашия татарларына багышлаган.

«Авылыбызны башка төбәкләрдә, чит илләрдә дә беләләр. Бу Фәрит Гыйбатдиновның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән эш. Һәм бу эшне хәзер без алып барырга тиеш», — диде Урмай авыл җирлеге җитәкчесе.

Чувашиянең Комсомол район үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбенә дә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү ниятләнә. Анда ул 1988-2020нче елларда директор булып эшләде.

Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов быел июль аенда вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100