news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Viber мессенджерында Татарстанда коронавирус турында хәбәрләр каналы барлыкка килде

Viber кулланучылары мессенджерда Covid-19 турында иң дөрес мәгълүмат алачак.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Viber мессенджерында «COVID-19 Татарстан» яңа каналы барлыкка килде. Анда республикада коронавирус вазгыяте үсеше турында хәбәрләр чыгачак.

Төбәктә Viber кулланучылар мессенджерда Covid-19 турында актуаль һәм дөрес мәгълүмат алачак.

 «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлүе турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100