news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән

Биш кеше - хастаханәдә, 34 кеше өйләрендә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аларның берсе читтән кергән, 38 кеше авыру белән элемтәдә булган. Биш кеше - хастаханәдә, 34 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә.

Иң күп авыручылар (18 кеше) — 30 яшьтән алып 50 яшьтәгеләр.

16 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча Covid-19 белән авыруның 7770 очрагы теркәлгән.

Республикада коронавирус пандемиясе таралганнан бирле, 6702 кеше (узган тәүлектә — 50) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot