news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзмәшгуль Венера Хөсәенова: Эшмәкәрлек эшен алып барыр өчен талант һәм теләк кирәк

«Эшмәкәрлек эшенә әтиемнән өйрәндем, кибетендә сату иттем», — диде ул.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Сарманнан үзмәшгуль Венера Хөсәенова фикеренчә, һәр кеше дә эшмәкәр булып китә алмый.

«Эшмәкәрлек эшен таланты һәм теләге булган кеше генә алып бара ала. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында да көчле кешеләр генә җыелган дип әйтә алам. Аларның барысы да кайчан да булса егылган, торып баскан һәм эшен дәвам иткән. Хәзер безнең өчен авыр заман килде. Барлык эшмәкәргә дә саулык-сәламәтлек, сабырлык телим», — диде ул X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенындагы чыгышында.

Венера Хөсәенова эшмәкәрлек эшенә әтисеннән өйрәнүен әйтте. «Әтием 1988 елда поселокта беренче төзелеш материаллары кибетен ачты. Мине дә үз эшенә җәлеп итте. Беренче товарын алгач, сату итәргә кушты. Миңа ул вакытта 17 яшь иде. Шушы эшне ул миңа ышанып тапшырды. Шул вакытта ук мин план корырга өйрәндем», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100