news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшмәкәр Рәис Хәйров: Мөстәкыйль балалардан гына яхшы эшмәкәр чыга

«Балагыз үз көнен үзе күрергә өйрәнергә тиеш», — диде ул.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мордовиядән эшмәкәр Рәис Хәйров фикеренчә, балаларга мөстәкыйльлек биргән очракта, алардан яхшы эшмәкәр чыга ала.

«Мин беркайчан да балаларны кулдан тотып йөрмәдем. Һәрвакыт аларга мөстәкыйльлек бирергә тырыштым. Күпчелек ата-ана буйга җиткән балаларына нәрсә сорый, шуны бирергә кирәк дип уйлый. Бернәрсә дә бирмәгез, балагыз үз көнен үзе күрергә өйрәнергә тиеш», — диде ул X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенындагы чыгышында.

Аның сүзләренчә, балалар өчен әти-әни һәрчак үрнәк булып тора. «Әнием иртүк эшенә китә, кичен генә кайта иде. Үзенең тәрбиясе белән ул тормышта үз дигәнеңә ирешергә, ата-ана җилкәсендә утырмыйча, акча эшләргә кирәклеген өйрәтте. Миңа моны балачактан ук сеңдерделәр», — диде ул.

Эшмәкәр, мисал буларак, уллары турында да сөйләде. «Өлкән улым студент булганчы минем белән яшәде. Университетка укырга кергәч, аерым яши башлады. „Яшә, укы, акча эшлә“, — дидем. Бүгенге көндә улым Саранскида сәүдә челтәрләре буенча иң көчле эшмәкәрләрнең берсе. Аның 30га якын сәүдә итү ноктасы бар, ул танылган кибет челтәрләре белән бер рәттә тора», — диде Рәис әфәнде.

«Улым мөстәкыйль булганга күрә генә шундый нәтиҗәгә ирешә алды. Икенче улым белән дә шулай булды. Бүгенге көндә ул Мордовиядә Кооперация институтында җитәкчеләрнең берсе булып эшли. Үзенең хезмәте, акылы белән шушы дәрәҗәгә иреште», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100