news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил һәм буран аркасында шторм турында кисәтү игълан ителде

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге төнлә секундына 25 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстанда көчле җил һәм буран аркасында шторм турында кисәтү игълан ителде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә шторм турында кисәтү игълан итте.

Бүген кич, 17 февральдә, шулай ук иртәгә төнлә һәм көндез, 18 февральдә, республикада көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Бүген кичке 9дан иртәнге 6га кадәр республика территориясендә җилнең тизлеге секундына – 25, Казанда 22 метрга кадәр җитәчәк.

Моннан тыш, кар, шул исәптән юеш кар, урыны белән карлы яңгыр явачак. Көндез Татарстанның кайбер районнарында көчле явым-төшемнәр көтелә, дип кисәтә синоптиклар.

Буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараячак, юлларда бозлавык һәм кар боткасы барлыкка киләчәк. Иртән һәм көндез республика территориясендә томан төшүе көтелә.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә буран һәм томан вакытында юлларда сак булырга кирәклеге хакында искәрткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100