news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ идарәсе юлда буран һәм томан вакытында сак булырга киңәш итә

Бүген республикада һава шартларының начараюы көтелә.

ЮХИДИ идарәсе юлда буран һәм томан вакытында сак булырга киңәш итә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә һава шартлары начарайган вакытта сак булырга кирәклеген искәртте.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген республикада томан төшәргә, буран чыгарга, җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 22 метрга кадәр җитәргә, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга, имин тизлекне саклап хәрәкәт итәргә, куркыныч маневрлар ясамаска, иминлек каешын эләктерергә чакыра.

Җәяүлеләргә исә юл аркылы моның өчен махсус билгеләнгән урыннардан, машина йөртүчеләр үзен үткәреп җибәрүләренә инангач кына чыгарга, шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга тиеш.

Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, юл хәрәкәтендә катнашучыларга кинәт үзгәргән һава шартларын исәпкә алырга, аеруча сак булырга, юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100