news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида 150 мең сум күләмендә ата капиталы түләргә ниятлиләр

«Ата капиталы»н бирүне Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов тәкъдим иткән.

Ульяновскида 150 мең сум күләмендә ата капиталы түләргә ниятлиләр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләргә өченче һәм дүртенче бала туган өчен 150 мең сум күләмендә «ата капиталы»н бирергә уйлыйлар. Бу хакта Ульяновск шәһәре Ижтимагый палатасының Милли, дини һәм мәдәни мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Ульяновск өлкәсе губернаторы, биш бала атасы Сергей Морозов гаиләдә әтиләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм күп балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү максатыннан өлкәдә „Ата капиталы“ бирү турындагы инициатива белән чыккан иде. Бүген әлеге программаны тикшерү һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсендә эш бара. Закон нигезендә гаиләдә өченче, дүртенче бала туса, гаиләгә 150 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк», — ди ул.

Рәмис Сафин сүзләренчә, бу сумма тәрбиягә алынган бала өчен дә түләнәчәк. «Гаилә 5 ел Ульяновск өлкәсенә яшәргә һәм әти кеше кайсы төбәктә эшләсә дә, пропискасы Ульяновскида булырга тиеш. Әлеге закон әтиләргә бер генә никахтан туган балалар исәбеннән түләнә. Хатыны үлгән очрак искәрмә була. Бүген әлеге проектны милли оешма җитәкчеләре белән тикшерделәр, өстәмәләр керттеләр», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100