Татарстан җитәкчелеге Нәҗибә Ихсанованың вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Тумыштан килгән сәләте, сәхнә диапазонының киңлеге, еллар үтсә дә кимемәгән иҗат дәрте аңа тормыш чынбарлыгы һәм психологик тирәнлеге белән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган йөздән артык сәхнә образы тудырырга мөмкинлек бирде, диелә кайгынамәдә.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). ТР җитәкчелеге Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанованың вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

«Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге гаять зур югалту кичерә. 2021 елның 13 мартында озакка сузылган авырудан соң татар театрының мәшһүр актрисасы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Гыймай кызы Миңнуллина (Нәҗибә Ихсанова) 84нче яшендә вафат булды.

Нәҗибә Ихсанова татар актерлык мәктәбенең иң яхшы традицияләрендә тәрбияләнгән чын сәхнә остасы иде. Тумыштан килгән сәләте, сәхнә диапазонының киңлеге, еллар үтсә дә кимемәгән иҗат дәрте аңа тормыш чынбарлыгы һәм психологик тирәнлеге белән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган йөздән артык сәхнә образы тудырырга мөмкинлек бирде.

Актриса тудырган образлар төрле буын тамашачыларының күңелендә уелып калды. Туфан Миңнуллинның «Хушыгыз!» драмасындагы Миләүшә роле Нәҗибә Ихсанованың иҗат эшчәнлегендә мөһим этап булды. Ул анда иң мөһим образларның берсен тудырды. Әлеге роле өчен Нәҗибә Ихсанова Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.

Туфан Миңнуллин пьесалары буенча режиссер Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән спектакльләрдә (мисал өчен, «Әниләр һәм бәбиләр»дә – Гөлфинә, «Әлдермештән Әлмәндәр»дә – Өммия, «Гөргөри кияүләре»ндә - Әүдәки) Нәҗибә Ихсанова башкарган рольләр актрисага киң популярлык алып килде. Әлеге образлар - актрисаның визит карточкасына, ә геройларның репликалары канатлы гыйбарәләргә әверелде.

Нәҗибә Ихсанованың зур осталыгы дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Алар арасында «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале, «Фидакяр хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре бар. Нәҗибә Ихсанованың күпкырлы иҗаты, гомуммилли байлыкка әверелеп, татар театр сәнгатендә кабатланмас эз калдырды. Яраткан актриса, талантлы кеше турындагы якты истәлек күңелләребездә мәңге сакланыр», - диелә кайгы уртаклашу текстында.

Кайгынамәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев һәм Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов имзалаган.