news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова вафат

Камал театры коллективы мәрхүмәнең туганнарының кайгысын уртаклаша.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова вафат
Солтан Исхаков

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Бүген Камал театры Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова вафат булуын хәбәр итте.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. «Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», диелә бу хәбәрдә.

Кайгылы хәбәрне Нәҗибә Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова да раслады.

Танылган актрисага 83 яшь иде.

Хушлашу мәрәсиме 15 мартта (дүшәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда була, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.


Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы - Татарстанның һәм Рос­си­я­нең ха­лык артисты (1982, 2000), Татарстанның Г.абдулла исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты (1998).

Ул 1938 ел­ның 25 гыйн­ва­рын­да Татарстанның Аз­на­кай ра­йо­ны Бу­ра­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Төр­ле пландагы күпкырлы төп роль­ләр­дә уй­нау­чы көч­ле тем­пе­ра­мент­ка ия бул­ган та­ныл­ган та­лант­лы ар­тист­ка.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100