news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Миңнәхмәтовка җеназа намазы укыдылар

Намаз «Ак Барс Арена» каршындагы мәйданда укылды.

Ирек Миңнәхмәтовка җеназа намазы укыдылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Ирек Миңнәхмәтовка җеназа намазын «Ак Барс Арена» янындагы мәйданда укыдылар. Чараны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.

Алдан стадионның үзәк залында «Татспиртпром»ның элеккеге генераль директоры белән саубуллашу мәрасиме узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Эшмәкәр Саба районының Миңнәхмәтовлар гаиләсе туган авылы Миңгәрдә җирләнә.

«Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе, танылган эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов 13 мартта вафат булды. Ирек Миңнәхмәтов Казанда туган. Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003) һәм КДУның юридик факультетын (2008) тәмамлый. Карьерасын бизнесмен сыйфатында «Чыңгызхан» фирмасында башлый. 2008-2010 елларда - Казан шәһәре Думасы депутаты.

2010 елдан 2012 елга кадәр Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшләде. 2012 елның августыннан шул ук елның октябренә кадәр - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры, 2012 елдан 2015 елга кадәр - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

2015 елның гыйнварында Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром»ны җитәкли һәм 2020 елның гыйнварына кадәр аның генераль директоры була.



Галерея: Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100