news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һөҗүмдә һәлак булган Венера Айзатованың абыйсы: Мәктәп сеңлемнең тормышы иде

«Ике сменада эшләде, соңгы арада мәктәптән бөтенләй чыкмады диярлек», — дип уртаклашты Рифкать Аббазов.

Һөҗүмдә һәлак булган Венера Айзатованың абыйсы: Мәктәп сеңлемнең тормышы иде
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадә һәлак булган 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованың абыйсы Рифкать Аббазов сеңлесе турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

«Венера бик кешелекле иде. Балаларны өзелеп яратты. Укучыларын да бик яратты. Гомумән, мәктәптә эшләү ошады аңа. Мәктәп янында яшәде. Ике сменада эшли иде. Соңгы көннәрдә мәктәптән бөтенләй чыкмады диярлек. Мәктәп аның тормышы булды. Кечкенә чагында да тәртипле булды Венера. Ул — безнең кечкенә сеңлебез. Аннан олырак бер апа һәм сеңлебез бар. Шулай ишле гаиләдә үстек», — диде ул.

Рифкать Аббазов сеңлесенең балачактан укытучы булырга теләве турында әйтте.

«Мөгаллим һөнәренә кечкенәдән тартылды Венера. Сеңелләр белән укытучы булып уйныйлар иде. Безнең апабыз да гомере буе укытучы булды. 43 ел математика укытып лаеклы ялга чыкты. Әлһәмдүлилләһ, бүген апабыз исән. Шулай итеп, гаиләбездән ике укытучы: олы апабыз һәм Венера чыкты», — дип сөйләде ул.

Венера Айзатованы 12 май көнне Константиновка бистәсендәге зиратта җирләделәр


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100