news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга Казанда тулысынча пилотсыз метро вагоннары йөри башларга мөмкин

Татарстан Президенты «Трансмашхолдинг» җитәкчелеге белән Казан метросында пилотсыз вагоннар җибәрү проекты турында сөйләште.

Киләсе елга Казанда тулысынча пилотсыз метро вагоннары йөри башларга мөмкин
tatarstan.ru

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе ел азагына кадәр «Трансмашхолдинг» АҖ Казан метрополитены базасында Россия беренче пилотсыз метро вагоннары эшләтеп җибәрергә әзер. Бу турыда «Трансмашхолдинг» генераль директоры Кирилл Липа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмәдә Татарстанда транспортта пилотсыз технологияләр, аерым алганда, Казан метрополитенында пилотсыз хәрәкәт оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларны сәламләп, барысын да 27 сентябрьдә узган Машина төзүчеләр көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә,  «Трансмашхолдинг» — рельс транспорты өчен хәрәкәт составын иң эре җитештерүчеләрнең берсе. Татарстан компания белән берничә ел уңышлы хезмәттәшлек итә, регионда метро, электропоездлар, рельс автобуслары һәм «Трансмашхолдинг» җитештергән трамвайлар файдаланыла.

2020 елның августында узган соңгы очрашу кысаларында уртак эшнең төп юнәлешләре беркетелде — Татарстанда транспортта пилотсыз технологияләрне үстерү. Моннан тыш, «ТМХ» АҖ, ТР Транспорт министрлыгы, «Метроэлектротранс» МУП, Казан Башкарма комитеты, шулай ук Иннополис махсус икътисади зонасы һәм «КАМАЗ» ГАҖ белгечләре кергән эш төркеме оештырылды. Хәзерге вакытта Казан метросында пилотсыз хәрәкәт оештыру мөмкинлеге карала, диелә бу хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов Казан метросында пилотсыз поездлар җибәрү идеясен хуплады, дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100