news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан метросында пилотсыз поездлар җибәрү идеясен хуплады

Татарстан Президенты башкала метрополитенында пилотсыз поездлар хәрәкәтен булдыру турында «Трансмашхолдинг» вәкилләре белән фикерләште.

Рөстәм Миңнеханов Казан метросында пилотсыз поездлар җибәрү идеясен хуплады

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Казан метросы пилотсыз эш режимына күчәргә мөмкин. Әлеге мөмкинлек турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» акционерлык җәмгыяте президенты Андрей Бокарев җитәкчелегендә компания вәкилләре белән фикерләште. Бу хакта республика президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан метросында пилотсыз хәрәкәтне оештыруны «Трансмашхолдинг» акционерлык җәмгыяте идарәчесе Андрей Романчиков тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, метрода пилотсыз хәрәкәт кеше аз булган энергоэффектив технологияләрне үстерергә ярдәм итә һәм ул пассажирга юнәлдерелгән. Поезд белән идарә итү радиоканал буенча башкарыла.

Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенын пилотсыз системага күчерү идеясен хуплады. «Бу кызыклы идея. Процессны автоматлаштыру эшне ышанычлырак итә. Пилотсыз хәрәкәтне эшләү һәм кертеп җибәрү буенча безнең тырышлыкларны берләштерергә мөмкин», — диде ул.

Татарстан Президенты бу мәсьәләне җентекләп өйрәнү өчен эш төркеме оештырырга йөкләмә бирде. Аның составына республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Метроэлектротранс» оешмасы, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм «Трансмашхолдинг» вәкилләре керәчәк.

Моннан тыш, очрашуда Казан метрополитенының хәрәкәт составын яңарту турында да сөйләштеләр. «Трансмашхолдинг» алар белән 2011 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Татарстан башкаласы метросындагы Россиядә җитештерелгән поездларның якынча 60 процентын әлеге компания чыгарган.

Болардан тыш, очрашуда агломерацияләрдә шәһәр җәмәгать транспортын үстерү проектын да тәкъдим иттеләр. Аның турында «Трансмашхолдинг» акционерлык җәмгыятенең директорлар советы әгъзасы Михаил Хромов сөйләде. Идея Россия шәһәрләрендә җәмәгать транспорты үсешенә ярдәм итү федераль программасы кысаларында әзерләнгән. Аны ВЭБ.РФ белән берлектә Россия Транспорт министрлыгы эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100