news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Борис Кузнецов вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Советлар Союзы Герое белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 13 ноябрьдә, 9.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында була.

Татарстан җитәкчелеге Борис Кузнецов вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 2020 елның 11 ноябрендә Советлар Союзы Герое Кузнецов Борис Кириллович 94 яшендә вафат булды.«Борис Кириллович язмышында бөтен ил, илнең батыр җиңүчеләр буыны тормышы чагыла. Аның тормышы Ватанга тугрылык һәм мәхәббәтне, ныклык һәм үз-үзен корбан итүгә әзерлекне, тиңдәшсез батырлык һәм кыюлыкны гәүдәләндерә», диелә ТР Президенты Аппараты кайгынамәсендә.

Борис Кузнецов 1925 елның 26 декабрендә Татарстан АССРның Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. Ул бик иртә әти-әнисез кала, әби тәрбиясендә яши. 6 сыйныфны һәм Казан һөнәр училищесын тәмамлый.

1942 елның ноябреннән Кызыл Армиядә хезмәт итә, сержантларның айлык курсларын тәмамлый. 1943 елның маеннан ул Волхов, Дала һәм 2нче Украина фронтларында сугыша. Ленинград, Курск янында сугышларда, Украина, Молдавия, Румыния, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Германия территориясендә барган сугышларда була, Берлинны штурмлауда катнаша. Ул өч тапкыр яралана һәм контузия ала, әмма яңадан фронтка кайта.

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм батырлык күрсәткәне өчен  сержант Кузнецов Борис Кирилловичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Борис Кириллович 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган тарихи Җиңү парадында катнаша.

Борис Кузнецов республиканың нефть объектларын һәм күп кенә предприятиеләрен төзүдә актив катнашты, завод директоры булып эшләде. Ветераннар оешмаларын булдыруга һәм үстерүгә зур өлеш кертте. Соңгы көннәргә кадәр ул яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Ватаныбызның героик сәхифәләрен хәтердә саклау буенча зур эш алып барды.

Борис Кузнецов югары бүләкләргә лаек булды. Алар арасында 1нче һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, «Алтын Йолдыз» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Дуслык» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре бар. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Борис Кириллович һәрвакыт гаҗәеп энергияле һәм оптимист, югары профессиональ, зирәк һәм патриот булды. Борис Кириллович Кузнецов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак, диелгән Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, Ш.Х.Гафаров, Ю.З.Камалтынов, А.В.Хохорин, Э.А.Зарипова, И.Р.Метшин, К.Д.Кулаков, С.Н.Погодин, Г.Г.Хәйруллин, И.И.Мостюков, А.Г.Юлашев, Х.Г.Иштирәков имзалаган кайгынамәдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100