news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү парадында катнашкан Борис Кузнецовны Казанның Арча зиратында җирләячәкләр

Хушлашу мәрасиме иртәгә, 13 ноябрьдә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы мәйданда узачак.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Казанда Арча зиратында җирләнәчәк, хушлашу мәрасиме Муса Җәлил исемендәге опера театры янындагы мәйданда узачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең матәм чарасында катнашудан тыелып торуларын сорыйбыз», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

1945 елгы Җиңү парадында катнашкан Борис Кузнецов бүген 94 яшендә вафат булды. Бөек Ватан сугышы елларында ул Украина, Молдавия, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнаша.

Фронтовик 1943 елда Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен югары хәрби бүләк ала. Анда ул исән калган сугышчыларны һөҗүмгә күтәреп, гитлерчыларның танкка каршы пушкаларын кулга төшерә һәм ярдәм килеп җиткәнче мөһим плацдармны тотып торуны тәэмин итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100