news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ШАЯН ТВ» каналында ике ел эчендә 7 меңләп мультфильм татар теленә тәрҗемә ителгән

Телеканалда киләчәктә балалар катнашында телеспектакльләр төшерелер дип көтелә.

«ШАЯН ТВ» каналында ике ел эчендә 7 меңләп мультфильм татар теленә тәрҗемә ителгән
Солтан Исхаков

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Соңгы ие ел эчендә «ШАЯН ТВ» телеканалында 7 меңгә якын мультфильм, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар татар теленә тәрҗемә ителгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина сөйләде.

«Җиде меңгә якын материалыбыз бар. Бихисап тәрҗемәчеләр белән хезмәттәшлек итәбез. Араларында яшь белгечләр дә, мөгаллимнәр дә бар. Мәсәлән, хәзерге вакытта без Татарстанның халык шагыйре, тәрҗемәче Разил Вәлиев белән эшлибез. Мультфильмнарны инглиз, португал телләреннән дә тәрҗемә итәбез. Татарстанда берничә телдән туры татар теленә тәрҗемә итә белгән белгечләребезнең булуы шатландыра», — ди ул.

Роза Әдиятуллина контентның төрле булуын билгеләп үтте. «Киләчәктә „ШАЯН ТВ“ телеканалының тәрҗемәчеләр мәктәбе үсеш кичерер дип уйлыйм, чөнки тәрҗемә ителгән һәр әйбернең төгәл дөрес булуын телибез. Артистларыбыз бик талантлы. Мультфильмда нинди герой булуга карамастан, рольгә керә алалар. Камал, Тинчурин, „Әкият“ театрларыннан барлыгы иллеләп артистны җәлеп итәбез», — диде ул.

Тапшыруларны яшүсмерләр өчен карарга уңайлы булган вакытка туры китереп куярга тырышабыз, алар кичен һәм ял көннәрендә күрсәтелә. «Калеб», «Яшьләр тукталышы» кебек тапшырулар эшләп килә, шулай ук яшьләр өчен төрле илләрдә төшерелгән документаль фильмнар һәм төрле сериаллар тәкъдим ителә. Контент сайлаганда һәрвакыт яшьләр белән киңәшләшәбез, алар белән фикер алышабыз», — диде ул.

Телеканалның башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова «ШАЯН ТВ»ның үсешендә балалар иҗаты зур роль уйный дип саный. Ул каналны балалар катнашындагы телеспектакльләр белән дә баетырга теләвен әйтте. «Балаларыбыз татар һәм рус телләрендә иркен аралаша торган булып үсә. Киләчәктә без үзебезнең тәрҗемәчеләребезне, операторларыбызны үстерәсебез килә», — диде ул.

«Татармультфильм» студиясе белән бергә эшлибез. «ШАЯН ТВ» канал булып саналганга күрә, мультфильмнар ясау белән шөгыльләнә алмыйбыз, алар анимацион студияләрдә эшләнә. Без исә аларны бик шатланып алабыз. Гомумән, каналыбызда бик күп премьераларның булуы көтелә. Без анимация студияләре өчен ачык, ләкин татар телендә эшләргә омтылучылар аз, киләчәктә булыр дип уйлыйбыз», — диде Рамилә Сәхабетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100