news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамилә Сәхабетдинова: «ШАЯН ТВ» телеканалы балалар өчен һәрвакыт ачык

Башкарма директор телеканалга эләгү өчен барлык мөмкинлекләр барлыгын әйтте.

Рамилә Сәхабетдинова: «ШАЯН ТВ» телеканалы балалар өчен һәрвакыт ачык
Солтан Исхаков

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова каналга эләгер өчен ишекләрнең һәрвакыт ачык булуы турында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының ике еллыгына багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«ШАЯН ТВ» каналында 35 төп алып баручы бар, мәктәпләр белән бик күп очрашулар үткәрәбез, гомумән алганда, без һәрвакыт ачык. Шулай ук pr@shayantv.ru электрон адресына да язарга мөмкин. Сайтыбызда, инстаграм аккаунтыбызда урнаштырылган мәгълүматлар белән танышып була», — диде ул.

«ШАЯН ТВ» алып баручысы Зилә Хәбибуллина каналда ике ел эшләвен әйтте. Ул телевидениегә 11 яшендә үк килүен, «Җырлы-моңлы балачак» проектында катнашуын сөйләде. «Проектларда катнашып та каналга эләгергә мөмкин. Иң мөһиме — баланың теләге булу. „ШАЯН ТВ“ның You Tube хостингындагы каналы да кызык, һәр теләгән кешенең эләгү мөмкинлеге бар. Шулай ук татарча сөйләшә белү зарур», — ди ул.

«Мине әни иң элек театр түгәрәгенә бирде. Ике ел үткәннән соң, телеканалда кастинг үткәрделәр, шунда катнашып карарга булдым. Сайлап алу турын үткәннән соң, җиңүемне белгәч, бик сөендем. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакта булганда туры эфирда катнаштым. Яшермим, нык дулкынландым. Әмма барысы да мин уйлаганнан күпкә яхшырак булып чыкты», — ди «ШАЯН ТВ» алып баручысы Эльдар Гыйниятов.

Эльдар «ШАЯН ТВ» каналына килеп, татар телендә сөйләмен яхшыртуын искәртте. «Телеканалдагы тапшырулар балаларның телен шомарта. Яңа кызыклы фактларны белеп, мин аларны мәктәптәге дусларыма сөйли башладым», — ди ул. «Телеканалга килгән балалар күп, аларның барысы да татар телендә матур аралаша, фикерли белә», — диде «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина.

«Төп аудитория — 10 яшькә кадәр. „ШАЯН ТВ“ телеканалының төп хуҗалары — балалар. Алар фильмнарны тататарча яздыруда да актив катнаша. Милләтебезне күтәрә һәм үсешләргә этәрә торган канал булып калырбыз дип ышанам. Каналның төп максаты - төрле проектлар аша татар теленә карата кызыксыну уяту, балаларга милли, шул ук вакытта заманча дерес тәрбия бирү», — диде Рамилә Сәхабетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100