news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов мәктәптә һәлак булучылар истәлегенә социаль челтәрдә пост куйды

Татарстан Президенты аклы-каралы фото янына «Кайгырабыз» дип яза.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Бүген, 175 нче мәктәптә фаҗига корбаннары истәлегенә матәм көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгыруын белдерде. Ул инстаграмдагы сәхифәсенә пост куйды.

«Кайгырабыз», — диелә аклы-каралы фото янындагы язмада.  

Кичә, 11 май көнне, Казанның 175нче мәктәбенә 19 яшьлек үсмер һөҗүм итте. Биредә тугыз кеше һәлак булды, 21 кеше яраланды. Мәрхүмнәрне бүген җирлиләр. Фаҗига урынына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та барды.

Бүген, 12 май көнне, Казанның барлык мәктәпләрендә дәресләр үткәрелми, бу көн Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot