news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары буран, юеш кар һәм томан турында кисәтә

Республика юлларында урыны белән көчле бозлавык хасил була.

Татарстан синоптиклары буран, юеш кар һәм томан турында кисәтә
архив

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Татарстанда җылы һәм юеш һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез һәм кичен яңадан явым – төшем көтелә. Бу юлы юеш кар явачак, шулай ук буран фаразлана. Аерым районнарда буран һәм бозлавык көтелә.. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.

Кичен һәм төнлә һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр, көндез -2дән +2 градуска кадәр булачак. «Юлларда бозлавык, урыны белән көчле», - дип кисәтә метеорологлар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, декабрьнең беренче декадасы Татарстанда аномаль җылы булды. Кышның беренче аеның икенче декадасында да республикада гадәттәгедән югарырак температуралар көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100