Мобиль лабораторияләр өйрәнүләрендә катнашучылар авиаһәлакәт корбаннарын искә алды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Роспотребнадзор федераль хезмәте җитәкчесе Анна Попова катнашында өйрәнүләр бер минут тынлык белән башланды.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген РФ Хөкүмәте ярдәме белән «Казан Экспо» үзәгендә мобиль лабораторияләрнең халыкара өйрәнүләре башланды. Катнашучылар кичәге Минзәләдәге авиаһәлакәт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды.

«Татарстанда зур кайгы. 20 парашютчы һәм ике кешелек экипаж булган самолет һәлакәткә очрады. 16 кеше вафат булды. Алты кешенең гомере өчен табиблар көрәшә. Һәлак булганнарның туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диде Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте җитәкчесе Анна Попова.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Мобиль лабораторияләр санитар-эпидемиологик гадәттән тыш хәлләр вакытында тиз арада чарасын күрү өчен кирәк. Дөньяның кайсы почмагында да йогышлы инфекцияләр куркынычы туса, халыкара мобиль лабораторияләр командалары оператив эшләргә өйрәнәчәк. 

Өйрәнүләрдә дөньяның 20 иленннән санитар-эпидемиологик хезмәтләр, медицина оешмалары, фәнни учреждениеләрнең 130лап вәкиле, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хезмәткәрләре катнаша. 

Анна Попова әйтүенчә, өйрәнүләрдә катнашучыларның барысы да ковидка ПЦР-тест узган. 85 проценты вакцинацияләнгән.