news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самолет һәлакәтендә зыян күргән алты кеше Минзәлә хастаханәсенә китерелгән

Хәзерге вакытта калган зыян күрүчеләрне республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы санитар авиациясе ярдәме белән Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә һәм РКБга алып китү мәсьәләсе хәл ителә.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Самолет һәлакәтендә зыян күргән алты кешене Минзәлә үзәк хастаханәсенә китергәннәр.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, бер пациент авыр хәлдә. Хәзерге вакытта калган зыян күрүчеләрне республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы санитар авиациясе ярдәме белән Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) һәм РКБга алып китү мәсьәләсе хәл ителә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot