news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Күңелле әлифба» проекты аерым китап булып басылып чыгачак

Зилә Хөснетдинова видео һәм рәсемнәрдән 40 битлек китап җыюлары турында әйтте.

«Күңелле әлифба» проекты аерым китап булып басылып чыгачак
Солтан Исхаков

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова 17 октябрьдә «Күңелле әлифба» китабы басылып чыгачагын әйтте.

«Күңелле әлифба» проекты шулкадәр уңышлы булды ки, без аны видео һәм рәсемнәрдән туплап, 40 битлек китап итеп җыйдык. Китап «Идел-Пресс»та басылып чыгачак. Миңа калса, бу китаплар тиз арада сатылып бетәр. «Күңелле әлифба» ун елдан соң да актуаль булыр», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Проектта төп рольне дүрт яшьлек кыз — Зөбәйдә Гәрәева башкара. Зөбәйдә — Камал театры артисты Алмаз Гәрәевның кызы. Видеода әти белән кызның бергәләп әлифба өйрәнүләре күрсәтелә. Сюжет буенча әлифбаның һәр хәрефе я качып киткән, я сихерләнгән. Төп геройларга аларны коткарырга кирәк була.

Әлифбада 39 хәреф булганлыктан, проект та  39 тапшырудан тора. Һәр хәреф анимацияләнгән, ул сөйләшә һәм хәрәкәтләнә. Шулай итеп, әти белән кыз һәр хәреф белән сөйләшеп, танышып чыга.

«Һәр хәрефнең үз холкы бар. Бала бу проектны караганнан соң, хәрефләрне исендә калдырачак, чөнки ул аның белән сөйләшә», — ди Зилә Хөснетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100