news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Армия генералы Мәхмүт Гәрәев каберенә таш куелачак

Мәхмүт Гәрәев 2019 елның декабрендә 97нче яшендә вафат булды.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 14 августта Мытищидагы Федераль хәрби мемориаль зиратта армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Гәрәевка кабер ташы-һәйкәлен ачу тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узыйк, Мәхмүт Әхмәт улы 2019 елның декабрендә 97нче яшендә вафат булды.

Тантанада Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчелеге һәм вәкиллек каршындагы Офицерлар клубы әгъзалары катнашачак.

Клубка нигез салынганнан бирле Мәхмүт Гәрәев аның чараларында актив катнашты, берләшмәнең мактаулы әгъзасы булды.

Мәхмүт Әхмәт улы алты сугышта катнаша һәм Россия армиясендә ярты гасырдан артык хезмәт итә. Отставкага чыккач та, ул эшен дәвам итә. Бөек Ватан сугышы тарихы мәсьәләләрен өйрәнү белән шөгыльләнә, 200дән артык фәнни публикация авторы. 20 елдан артык Хәрби фәннәр академиясе президенты булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100