news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәхмүт Гәрәевне Мытищи шәһәрендәге хәрби мемориаль зиратта җирләделәр

25 декабрьдә Армия генералы Мәхмүт Гәрәев 97нче яшендә вафат булды.

Мәхмүт Гәрәевне Мытищи шәһәрендәге хәрби мемориаль зиратта җирләделәр
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мытищи шәһәрендә Федераль хәрби мемориаль зиратта армия генералы Мәхмүт Гәрәевне җирләделәр. Моңа кадәр матәм залында Хәрби фәннәр академиясе президенты белән хушлашу тантанасы булды. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышы ветераны белән хушлашырга Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу килде.

«Без бүген илебезнең бөек гражданины, хәрби җитәкче, галим белән саубуллашабыз. Озак, катлаулы чордан соң Россия армиясенең формалашуында бик тирән эз калдырган кеше», — диде ул. Гәрәевнең теоретик түгел, ә шул исәптән төрле илләрдә сугыш кырларында да хәрби фикергә үз өлешен керткән практик булуына игътибар юнәлтте.

Шул ук вакытта хәрби ведомство башлыгы: «Аның турында истәлекләр безнең йөрәкләрдә генә түгел, бик күп кулланмаларда, мәкаләләрдә, фәнни эшләрдә сакланачак. Һәм, ышанам, безнең хәрби җитәкчелекнең киләсе буыны, яшь офицерлар аның хезмәтләренә һәм тәҗрибәсенә таянып озак өйрәнәчәк».

Мәхмүт Гәрәев белән хушлашу тантанасында катнашучылар арасында Сергей Шойгудан кала Россия Хәрби көчләренең Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов, оборона министрының барлык урынбасарлары, хәрби ведомство коллегиясе әгъзалары, шулай ук Хәрби көчләр ветераннары, хәрби вузларның тыңлаучылары һәм курсантлары булды.

Мәтәм митингы тәмамлангач, генерал хәрбиләрчә хөрмәтләү белән җирләнде.




«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 25 декабрьдә Хәрби фәннәр академиясе президенты армия генералы Мәхмүт Гәрәев 97нче яшендә вафат булган. Татарстан хакимияте Мәхмүт Гәрәев вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби җитәкченең улы Тимур Гәрәевка кайгы уртаклашып телеграмма җибәрде. РФ Президенты Владимир Путин шулай ук генералның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, аны «чын патриот» дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100