news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты сугыш ветеранына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медален тапшырды

Татарстанда яшәүче барлык фронтовиклар Җиңүнең 75 еллыгына 100әр мең сум акча алачак.

ТР Президенты сугыш ветеранына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медален тапшырды
пресс-служба Президента РТ

(Казан, 11 февраль , «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Бөек Ватан сугышында катнашучыга Җиңүнең 75 еллыгына багышланган беренче медален тапшырды. Әлеге медальгә Татарстан Республикасының Балтач районындагы «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музее директоры, фронтовик Гарифҗан Галиев ия булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр ветеранның үзе турында кайгыртучанлык тоюы, адреслы ярдәм алуы мөһим», — диде ул музейда булганда.

ТР Президенты ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында фронтовикларга Җиңүнең 75 еллыгына өстәмә рәвештә 25 мең сум бүлеп бирүне йөкләде. Федераль һәм региональ түләүләрне исәпкә алып, Татарстанда яшәүче һәр Бөек Ватан сугышы ветераны 100әр мең сум акча алачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100