news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына фронтовикларга өстәмә 25әр мең сум акча бүлеп бирде

Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар 100әр мең сум акча алачак.

Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына фронтовикларга өстәмә 25әр мең сум акча бүлеп бирде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да, Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында Халыклар дуслыгы туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.

Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен бирү турында карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәмә итеп бишәр мең сум акча алачак.

Шулай итеп, 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100