news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда McDonald’s ресторанына җыелган автомобильләр чираты видеога эләккән

McDonald’s рестораннар челтәре һәм Coca-Cola компаниясенең Россия базарыннан китүе балалар сәламәтлегендә уңай чагылыш табачак, дип искәртте Владимир Вавилов.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Казан дәүләт энергетика университеты янында McDonald’s ресторанына автомобильләрдән зур чират җыелган. Социаль челтәрдә чыккан видеодан күренгәнчә, биредә дистәләгән автомобиль хуҗасы ризыкка чират тора.

Социаль челтәрләрдә үз комментарийларын калдырган күп кенә кешеләр республикада McDonald’s рестораннар челтәре ябылуын хуплаган.

Шуның белән бергә, кайбер казанлылар әлеге рестораннар челтәренең элеккеге хезмәткәрләренең эшсез калачагына борчылуын белдергән.

Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү фондының идарә рәисе Владимир Вавилов та әлеге уңайдан «Татар-информ» агентлыгына үз фикерен җиткерде. Аның сүзләренчә, McDonald’s рестораннар челтәре һәм Coca-Cola компаниясенең Россия базарыннан китүе балалар сәламәтлегендә уңай чагылыш табачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot