Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Вавилов: McDonald’s һәм Coca-Cola Россиядән китсә, сәламәт балалар артыр
Ул сәламәтлек саклау өлкәсендәге санкцияләргә һәм чит ил табибларының Россиядәге онкологик авырулы балаларны дәвалаудан баш тартуына карата да фикерен әйтте.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов McDonald’s һәм Coca-Cola компанияләренең Россия базарыннан китүләре балалар сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак. Мондый фикерен ул «Татар-информ» корреспондентына әйтте.
«McDonald’s һәм Coca-Cola булмаса, Россиядә сәламәт балалар күбрәк булачак, сез моны үзегез күрәчәксез», — диде агентлыкның әңгәмәдәше.
Шулай ук Владимир Вавилов сәламәтлек саклау өлкәсендәге санкцияләргә һәм чит ил табибларының Россиядәге онкологик авырулы балаларны дәвалаудан баш тартуына карата да фикерен әйтте.
«Яман шеш авыруы белән авыручы баланың тормышы теләсә нинди сәясәттән читтә булырга тиеш. Үз баласын теге яки бу сәбәпләр аркасында чит илгә чыгарырга теләгән ата-аналар өчен дәвалаудан баш тарту — мәсхәрәләү», — диде Татарстанда беренче хосписны төзүче.
Искәртеп үтәбез, Россиягә каршы санкцияләр РФ Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция башлану турында белдерүеннән соң катгыйланды. Берничә зур компания Россия территориясендә үз эшчәнлеген туктатып тору турында игълан итте. Ил хөкүмәте аларга өч төрле чишелеш юлы тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз