news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да иң борынгы васыятьнамәләрнең берсен тәкъдим иттеләр

1783 елгы васыятьнамәдә мирасчыларга койма һәм баз өстен дә бүлеп бирү каралган.

«Татар-информ»да иң борынгы васыятьнамәләрнең берсен тәкъдим иттеләр
Рамил Гали

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Республикасы дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә иң борынгы васыятьнамәләрнең берсен тәкъдим итте.

Васыятьнамәне чыгышы белән Казаннан булган Рәхмәтулла Рәхмәнкулов 1783 елда язган.

«Бу васыятьнамә бик төгәл язылган. Рәхмәтулла Рәхмәнкулов бөтен калган мөлкәтен, хәтта койма, баз өсләрен тасвирлап, барысына да өлеш чыгарган», — диде Илдар Шәфыйков.

1893 елга караган Җиһанша Усмановның васыятьнамәсендә матди кыйммәтләрдән тыш, рухи байлыклар да тасвирланган.

«Бу васыятьнамәдә Җиһанша Усманов үзен җирләүгә, үзе калдырган намазларны укырга, Мәккәгә хаҗ кылырга дип мирасчыга берәр мең, мәчет-мәдрәсә төзергә 3 мең сум акча калдырган. Соңыннан гына мөлкәт бүлү башлана», — диде Татарстан дәүләт архивы директоры.

Элегрәк «Татар-информ» Сиринә абыстай Шаһимәрдәнованың васыятьнамәдә матди кыйммәтләр генә түгел, ә рухи байлыклар да булырга тиеш, дигән фикерен язган иде.



Галерея: «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе турында матбугат конференциясе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100