news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сиринә Шаһимәрдәнова: Рухи байлыкны да васыять итеп калдырырга кирәк

Кеше тормышында матди кыйммәтләр генә түгел, ә рухи байлыклар да бар, ди Сиринә абыстай.

Сиринә Шаһимәрдәнова: Рухи байлыкны да васыять итеп калдырырга кирәк
Рамил Гали

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Васыятьнамәдә матди кыйммәтләр генә түгел, ә рухи байлыклар да булырга тиеш, ди «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесенең оештыру комитеты җитәкчесе Сиринә Шаһимәрдәнова.

«Васыятьне мирас бүлү итеп кенә карыйлар. Ләкин кеше тормышында матди гына түгел, ә рухи байлык та бар. Аларны да васыятьнамәдә күрсәтергә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үләр алдыннан кешеләргә бүлеп бирер малы булмаган. Ул зур бүләк итеп Коръән китабын калдырган», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Сиринә Шаһимәрдәнова сүзләренчә, васыять язу фарыз санала.

«Васыятьне һәр кеше исән чагында, акылы яхшы булганда язып, укып калдырырга тиеш. Васыять — бөтен мөселманнарга бик кирәкле фарыз бер гамәл», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Казанның «Гаилә» мәчете оештырган «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә елдан-ел күбрәк кеше катнашуы турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100