news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Алексей Красновны бүген Биләрдә җирлиләр

Алексей Краснов 25 елдан артык «Казанские ведомости» газетасында эшли.

Журналист Алексей Красновны бүген Биләрдә җирлиләр

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Кичә вафат булган журналист Алексей Красновны бүген туган ягында — Биләрдә җирлиләр. Аңа 58 яшь иде.

Алексей Краснов белән Казанда хушлашу бүген 12.15 сәгатьтә Арча зираты территориясендә чиркәү янында була. Пандемия сәбәпле, чиркәүдә хушлашуга туганнарын гына кертәләр.

Алексей Краснов 25 елдан артык «Казанские ведомости» газетасында эшли, баш мөхәррир урынбасары була. «Казанские ведомости» коллективы мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу турыда Венера Якупова хәбәр итте.

8 декабрьдә «Татмедиа» җитәкчелеге журналист Алексей Краснов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша, дип язган идек.

news_right_1
news_right_2
news_bot