news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» җитәкчелеге журналист Алексей Краснов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша

Краснов 1997 елдан «Казанские ведомости» газетасында эшли, анда баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара.

«Татмедиа» җитәкчелеге журналист Алексей Краснов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге һәм коллективы, журналист Алексей Краснов вафат булу сәбәпле, аның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. 

Краснов 1997 елдан «Казанские ведомости» газетасында эшли, анда баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара. 

«Алексей Петрович - массакүләм мәгълүмат чараларында эшләү тәҗрибәсе зур булган кеше. <…> Ул үз эшенең остасы иде, эштә үзгәрешләрдән курыкмады», — дип сөйли аның турында хезмәттәшләре.

Газета хезмәткәрләре аны демократик, тугры иптәш, дип атый. Ул тормыш сөючән һәм юмор хисенә ия кеше булган.

"Без аның туганнары һәм дуслары белән бергә кайгырабыз», — диде медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot