news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленария Мөслим: Камал театры бинасы яшьләргә бирелү тагын да җаваплылык өсти

«Киңрәк мәйданга чыккан саен, күбрәк бурычлар өстәләчәк», — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим фикеренчә, Камал театры бинасында эшләү яшьләргә тагын да җаваплылык өстәячәк. Татарстан Президенты бинаның яшьләргә биреләчәге турында ТР Дәүләт Советына Юлламасында әйтте.

«Киңрәк мәйданга чыккан саен, күбрәк бурычлар өстәләчәк. Яшьләр эшчәнлеге турында да әйтелде. Әйтик, без дә „Сәләт“ белән бер системада: кадрлар әзерләүдә ролебез зур. Проектлар белән шөгыльләнүче татар яшьләре бар, аларны аерым билгеләп үтүләрен ошаттым», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ленария Мөслим күптән түгел Бөтендөнья татар яшьләре форумының РФ Дәүләт Думасына, РФ Федерация Советына һәм ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итүен искәртте. «Татар яшьләрен һәм җәмәгатьчелекне Татарстан Президенты атамасын саклап калу мәсьәләсе борчый», — ди ул.

«Президент киләсе елны цифрлаштыру елы дип игълан итте. Димәк, IT өлкәсе үсеш кичерәчәк. Безнең „Ачык университет“ проектын тагын да күбрәк мәйданчыкларда таныту бурычы тора», — диде Ленария Мөслим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100