news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Татарстан Президенты» атамасын саклауны сорый

«Бөтен дөньяда йөзләгән татар оешмасы вәкилләре аны горур рәвештә „президентыбыз“ дип атый», диелә мөрәҗәгать текстында.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Бөтендөнья татар яшьләре форумы РФ Дәүләт Думасына, РФ Федерация Советына һәм ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итте.

Алар Россия төбәкләренә җитәкчеләрне, хөкүмәтне һәм парламентны ничек атау турындагы карарны үзләренә кабул итәргә рөхсәт бирүне сорый. Мөрәҗәгатьнең тулы тексты оешманың ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә чыкты.

Документ авторлары сүзләренчә, Татарстан Республикасы җитәкчесе вазифасының атамасы — Россиядә генә түгел, дөньяның утыздан артык илендә яшәүче барлык татар халкының милли символы.

«Татарстан Президенты — бөтен 7 миллион татар халкының символы, Россия Федерациясенең барлык субъектларында, БДБ илләрендә һәм дөньяның утыздан артык илендә яшәүче татар милләтен берләштерүче символ. Бөтен дөньяда йөзләгән татар оешмасы вәкилләре аны горур рәвештә „президентыбыз“ дип атый. Безне бу символдан мәхрүм итү омтылышын милли хокукларны чикләү буларак бәялибез», диелә мөрәҗәгать текстында.

Авторлар искәрткәнчә, Конституция нигезендә, Россия — федератив дәүләт. «Россия байлыгы, беренче чиратта, безнең илдә яшәүче төрле кешеләрдә, төрле халыкларда. Безнең көч һәм куәтебез нәкъ менә шушы күптөрлелектә. Һәр төбәк үзенең уникаль үзенчәлекләре белән аерылып тора, һәм барлык төбәкләрне унификацияләү омтылышы, барысын да бертөрле итү — безнең Россия дәүләте нигезләренә һөҗүм», диелә текстта.

27 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына «Россия Федерациясе субъектларында гаммәви хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» закон проектын керттеләр. Аның нигезендә Россия төбәкләренең барлык җитәкчеләрен «башлык» дип атарга тәкъдим ителде. Закон проекты кабул ителгән очракта, ул 2022 елның 1 июленнән үз көченә керергә мөмкин.

«Владимир Путин субъект башлыгын „президент“ дип атаган төбәкләрнең үзенчәлегенә аңлап карый, ләкин бу мәсьәләдә бердәмлеккә омтылырга кирәк», — диде Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков моңа кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100