news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: КАМАЗ профкомының вафат булган җитәкчесендә Covid-19 расланмаган

Роспотребнадзорның Чаллы бүлегенә Александр Васильевта коронавирус булуы турында мәгълүмат килмәгән.

Роспотребнадзор: КАМАЗ профкомының вафат булган җитәкчесендә Covid-19 расланмаган
социаль челтәрләр

(Яр Чаллы, 8 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Атна башында вафат булган «КАМАЗ» профсоюз оешмасы рәисе Александр Васильевта Covid-19 диагнозы расланмаган. Шулай ук автогигант профсоюзының үзәк аппараты җитәкче вафатыннан соң үзизоляция режимына китәчәкме-юкмы икәне дә билгеле булды. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Чаллыдагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфигуллина әйтте.

«Без яңа коронавирус инфекциясен ачыклау маршруты буенча эш итәбез. Чаллы территориаль бүлегенә (Роспотребнадзор) КАМАЗ профкомы рәисе Александр Васильевта Covid-19 булуы турында оператив хәбәр килмәде. Шул сәбәпле, профкомның үзәк аппараты изоляциягә җибәрелмәде, чөнки Covid-19 диагнозы раслану очрагы юк», — дип аңлатты Нәфигуллина.

Алдарак «Татар-информ» Александр Васильевның 58 яшендә вафат булуын язган иде. Кайбер мәгълүматлар буенча, соңгы көннәрдә Васильев БСМПда яткан һәм үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100