news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗның профсоюз комитеты рәисе Александр Васильев вафат

Компания җитәкчелеге Александр Анатольевичның туганнары һәм якыннары, автогигантның профсоюз комитеты һәм хезмәт коллективының кайгысын уртаклашты.

КАМАЗның профсоюз комитеты рәисе Александр Васильев вафат
«КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең профсоюз комитеты матбугат хезмәте

(Чаллы, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Александр Васильев вафат булган. Бу хакта автогигантның мәгълүмати сәясәт департаменты җитәкчесе Олег Афанасьев хәбәр итте.

«Зур фаҗига булды. Каты авырудан соң дустыбыз, „КАМАЗ“ акционерлык җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Александр Анатольевич Васильевның кинәт йөрәге тибүдән туктады. Үзенең бөтен язмышын предприятие белән бәйләгән, КАМАЗның тәне һәм җаны булган кеше бүген иртән мәңгегә күзләрен йомды», - дип язган компания вәкиле социаль челтәрләрдәге корпоратив сәхифәдә.

«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, компания җитәкчелеге исеменнән Олег Афанасьев Александр Анатольевичның туганнары һәм якыннары, автогигантның профсоюз комитеты һәм хезмәт коллективының кайгысын уртаклашты.

Александр Васильев 1962 елның 15 августында Татарстанның Зәй районы Дүртмунча авылында туган. 1981 елда «металл кою эше» белгечлеге буенча Кама автомеханика техникумын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1981 елда КАМАЗның металл кою заводында башлый. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң 1983 елда үз язмышын пресс-рам заводы белән бәйли: инженер, өлкән инженер булып эшли. 1991 елда Васильевны пресс-рам заводының профсоюз комитеты рәисе итеп сайлап куялар. 2014 елның ноябрендә КАМАЗның профсоюз оешмасы рәисе итеп билгелиләр, ул бүгенге көнгә кадәр шунда эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100