news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләргә чит илгә барырга рөхсәт ителде

Март ахырында Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында Россия үзенең чикләрен тулысынча япты.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Россия гражданнары туганнарын тәрбияләү, дәвалану, эшләү һәм уку өчен чит илгә бара алачак. Бу турыда Коронавируска каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Россия Премьер-министры сүзләренчә, чит ил кешеләре дә Россиягә медицина максатлары белән керү мөмкинлеге алачак. Хөкүмәтнең тиешле боерыкларына имза куелды, диде Михаил Мишустин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-19 яңа коронавирус пандемиясе турында игълан иткәч, март ахырында Россия чикләрен тулысынча япкан иде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 15 июльдән Россиядән чит илләргә авиарейслар ачылу ихтималы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100